Буа шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәтне саклау көне

2019 елның 28 апреле, якшәмбе

Бүген 28 апрельдә Халыкара календаренда Бөтендөнья хезмәтне саклау көне буларак билгеләп үтелде.

Бу көн хезмәт куркынычсызлыгына игътибар итү, шулай ук сәламәтлекләрен өзгән яки производствода һәлак булган кешеләрнең истәлеген искә алу өчен бәйрәм ителә.

Шушы көннәрдә Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Иң яхшы хезмәтне саклау белгечләре»дигән темага викторина булып узды. Әлеге чараның максаты - социаль хезмәт алучыларның игътибарын үз сәламәтлекләренә юнәлтү, хезмәтне саклау буенча яңа белемнәр алу, иҗади сәләтләрне һәм эрудицияне үстерү. 

Викторина берничә этаптан торды. Беренчесендә социаль хезмәт алучылар ике командага бүленделәр, үзенә капитан, исем һәм девиз сайладылар. Киләсе этапта эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә хезмәтне саклау белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Алга таба спорт ярышлары булды, биредә командалар тизлектә, көч һәм җитезлектә көч сынашты. Дүртенче этапта практик өлеш булды-командалар сынган, пешкән, өшегән һәм кан китү вакытында беренче медицина ярдәме күрсәттеләр. Чара бик эчтәлекле, күңелле һәм кызыклы килеп чыкты, ә «Трудовиклар» командасы  грамота һәм медаль да алып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International