Бөгелмә шәһәре "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендәгеләр сугыш ветераны Татьяна Манакова янына очрашуга барды.
Балалар ветеранны, һәм тыл хезмәтчәнен Җиңү көне белән котлады. Истәлеккә үз куллары белән ясалган открытка бүләк иттеләр.
Сугыш ветераны күкрәкгенә аерым бер горурлык белән Георгий тасмасын беркеттеләр. Чөнки һәр кеше өчен иң мөһиме - күңел җылылыгы Һәм кайгыртуны тою.