7 нче май 2019 нчы ел, сишәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы инвалидларының «Спорт хәрәкәте» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм аның вәкиле Алексей Мулеев ярдәмендә, җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм җиңү көненә багышланган “Дартс” уены буенча ярыш үткәрелде.
Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, дартс уенын популярлаштыру һәм социаль хезмәт алучыларның ялларын оештырырга өйрәтү иде.
Ярыш башланыр алдыннан оештыручылар барлык катнашучыларны да бәйрәм белән котладылар, дартс уены кагыйдәләре белән таныштырдылар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрделәр. Барысына да дротикларны сынап карау мөмкинлеге бирелде һәм катнашучылар кызыклы уенга актив кушылдылар. Ярыш дуслык атмосферасында узды.
Баллар санына карап җиңүчеләрне билгеләделәр, аларга мактау грамоталары, медальләр тапшырдылар һәм татлы призлар бирелде.
Турнирда катнашучылар уеннан һәм бер-берсе белән аралашудан канәгать калдылар.
Чарада 26 социаль хезмәт алучы катнашты.