ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2019 ел
сишәмбе

"Халык уеннары" программасы буенча тәрбияче Исмәгыйлева А. М. балалар белән бергә "Номер-пыртон" удмурт уенын уздырды. 


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

Буа  шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм концерты узды.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында " өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе»

  2019 елның 15 апреленнән 15 маена кадәр «Һәр балага -тигез мөмкинлекләр» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Макулатура җый - балаларга ярдәм ит!» экологик акциясе үткәрелә. Макулатура җыюдан кергән акча Татарстан Республикасының махсус белем бирү учреждениеләре базасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен түгәрәкләр һәм секцияләр ачуга юнәлдереләчәк. Акция «Идел буе экологиясе» предприятиеләре төркеме һәм «ЭкоЛаб» компанияләр төркеме белән берлектә үткәрелә.

Менделеев муниципаль районында " Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан социаль хезмәткәрләр «Хезмәт десанты» дигән акция үздырдылар.

Казан шәһәренең РОО “Доброе дело” активистлары Аксубай Муниципаль районының “Хыял” балалар һәм яшьүсмерләр приюты” тәрбияләнүчеләренә махсус  профессиональ брендлы спорт киемнәре бүләк иттеләр.

4 нче май конне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, “Нургали” мәчете белән берлектә, безнең приютта кунак булдылар. 

2019 елның  6 маенда  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү  үзәгендә  “Гаилә учагы” дигән темага танып – белү әңгәмәсе булып узды.

6 май көнне Кама Аланы психоневрология интернатының социаль хезмәт алучылары Җиңү мемориалы территориясен төзекләндерүдә һәм җыештыруда актив катнаштылар. Чөнки халкыбызның үткәненә, мәдәниятенә һәм тарихына карата битараф һәм пассив булып калырга ярамый.

Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр өчен Бәйрәм концерты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International