7 май көнне, “Юлдаш” Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында өстәл уеннары һәм спортның адаптив төрләре буенча шәһәр чемпионаты узды. 2018 елда “Юлдаш” интернат-йорты белгечләре “Ритек” җәмгыяте һәм “Лукойл” хәйрия фонды” оештырган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә катнашып, “Мөмкинлеккә чикләр юк” (“Стирая границы для безграничных возможностей”) проекты белән грант отты. Әлеге акчаларга “Новус”, “Кульбутто”, Джакколо”, “Шафлборд” өстәл уеннары һәм адаптив спорт төрләре “Бочча”, “Петанк” уеннары сатып алынды. Әлеге проектны гамәлгә ашыру кысаларында узган бүгенге шәһәр чемпионатында “Чистай психоневрология интернаты”нда тәрбияләнүчеләр, «Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте» Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чистай шәһәр оешмасы вәкилләре һәм “Юлдаш” Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар катнашты. Чараны «Юлдаш» интернат-йорты адаптив физкультура буенча инструктор-методист Светлана Шигаева оештырды.
Чараның максаты - физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында адаптив һәм өстәл уеннарын пропагандалау һәм популярлаштыру, тәҗрибә уртаклашу һәм иң көчле спортчыларны ачыклау.
Чемпионатта катнашучылар «Шаффлборд», «Кульбуто», «Джакколо» өстәл уеннары буенча осталыкларын күрсәттеләр.
Судьялар коллегиясе составын Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының "Батыр" спорт мәктәбе "МБУ тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лариса Исаичева, адаптив физкультура буенча инструктор Светлана Шигаева һәм «Юлдаш" Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йорты медицина хезмәткәре Ринат Ипаров тәкъдим иттеләр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча түбәндәге категорияләрдә җиңүче командалар билгеләнде:
1. "Джакколо»өстәл уены буенча.
Хатын-кызлар арасында:
1 урын – “Чистай психоневрология интернаты»;
2 урын - «Юлдаш» Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йорты;
3 урын - Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чистай шәһәр оешмасы - «Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте».
Ирләр-атлар арасында.
1 урын – “Чистай психоневрология интернаты»;
2 урын - «Юлдаш» Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йорты;
3 урын - Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чистай шәһәр оешмасы - «Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте».
2. «Кульбуто», «Шаффлборд» өстәл уеннары (команда зачетында).
1 урын - «Юлдаш» Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йорты;
2 урын – Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чистай шәһәр оешмасы – «Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте»;
3 урын - «Чистай психоневрология интернаты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе.
Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар белән бүләкләнде.