Мастер- класс “Тынычлык, хезмәт, яз!”

2019 елның 7 мае, сишәмбе

2019 елның 2 маенда Азнакай муниципаль районындагы “Омет” халыкка социаль хезмәт курсәтү комплеклекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә бәйрәм уңаеннан хезмәт бүлмәсендә “Тынычлык, хезмәт, яз!” дип исемләнгән мастер- класс оештырылды . Россиядә тынычлык, хезмәт, һәм яз бәйрәмен 100елдан артык билгеләп үтәләр. Ул һәрвакыт тынычлык, яктылык, шәфкатьлелек билгесе булып тора. Шуның өчен әзерләнгән бәйрәм открыткалары да язны хәтерләтә һәм күңелне күтәрә торган чәчәкле табигатьнең куе төсләрен тасвирлап күрсәтә. «Скрапбукинг” техникасы төрле кәгазь һәм башка материаллар кулланып открытка һәм аппликацияләр ясауны тормышка ашыра. Мастер-класста 8 социаль хезмәт алучы катнашты. Алар “Скрапбукинг” техникасы ярдәмендә открыткалар ясадылар. Бу техника күз күремен яхшырта,бармак моторикасын ныгыта, иҗади фикерләүне киңәйтә. Эш өчен төрле төстәге картоннар, җилем, кайчы, күгәрчен шаблоны кулланылды. Открытка ясау дәвамында социаль хезмәт алучылар чын ләззәт алып эшләделәр.Эшләгән эшләреннән кәнагәть калдылар, киләчәктә дә “Скрапбукинг” техникасы белән эшләүне дәвам итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International