7 нче май 2019 ел
Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбендә «Батырлык дәресе» булып узды. Чарада төрле яшьтәге мәктәп укучылары катнашты. Бүгенге балаларга сугышның ни икәнлеген, аның халыкка күпме хәсрәт китерүен аңлау авыр. Чараның төп максаты-балаларга сугыш чоры фаҗигаләре турында, ул вакыттагы балалар җилкәсенә төшкән сынауларның авырлыгын җиткерү. Бу очрашуга Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Гордеев Юрий Евставьевич та чакырылды. Сугыш беткәндә аңа 7 яшь булган. Хәтта шундый кечкенә балалар да басуда башаклар җыйганнар, “әни шул башаклардан җәймәләр пешерә иде” – дип сөйли Юрий Евставьевич. Кунаклар хәрби балачак, ачлык, салкынлык турында сөйләделәр. Ә балалар үз чиратында шигырьләр сөйләделәр һәм сугыш җырлары җырладылар. Сугышта һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бу очрашу балалар хәтерендә озак сакланыр, чөнки ул эмоциональ һәм ихлас узды.