2019 елның 6 маенда социаль педагог Смелова Н.А. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Кем? Кайда? Нигә?» танып-белү дәресе үткәрде.
Максат: күзаллауны үстерү, коллективны берләштерү, төрле яктан алга киткән шәхес формалаштыру. Дәрестә 5 бала катнашты.
Дәрес «Күнегүләр»конкурсы белән башланды. Балалар төрле темага җавап бирделәр. Кем кайда яши, үсә, ни өчен бу хәлләр була. Кошлар, хайваннар, үсемлекләр турында җаваплар бирелде. “Нәрсә юкка чыкты?"биремнәрен үтәгәндә балалар үзләренең игътибарлы булуларын күрсәттеләр. Киләсе «Ни телисең шуны яса, " конкурсы иң кызыклы булды, чөнки балалар үз хыялларын күрсәттеләр, төрле рәсемнәр ясадылар һәм рәсемнәре нәрсә аңлатканын сөйләделәр. Бу агачлар, чәчәкләр, кояш, машиналар иде. Дәрескә нәтиҗә ясап, балалар үзләрен төрле танып-белү эшчәнлегендә күрсәттеләр.