9 нче июль көнне интернатта яшәүчеләребез Бадретдинова Г. С. белән берлектә җир җиләгенә сәяхәт оештырдылар. Быел җир җиләге бик күп. Көне кояшлы, эссе, кошларның сайравы туктамый, аларның тавышын тыңлап җиләк җыйдык. Җиләк эзләп йөргәндә, өлкәннәребез үзләренең еракта калган балачакларын һәм әти-әниләре белән урманга барган вакытларын, күңелле хатирәләрне искә төшерделәр. Берничә сәгать бик тиз узды, кәрҗиннәребез дә тулды. Җиләк коры, зур, пешкән. Өйгә кайтырга вакыт. Җиңел арыганлык сизелә. Урман белән саубуллаштык, рәхмәт әйттек тә һәм интернатка кайтып киттек. Күңелдә җиңеллек һәм шатлык.