Социаль тернәкләндерү бүлекчәсен Автоклуб үзешчәннәре хәйрия концерты белән сөендерделәр

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Агымдагы елның 9 нчы июлендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсен  Автоклуб үзешчәннәре Гарапшина Римма җитәкчелегендә хәйрия концерты белән сөендерделәр. Күңелне күтәргән әлеге чара мөмкинлекләре чикле һәм лаеклы ялдагы кешеләребезгә бүләк булды. Концертта төрле жанрдагы композиторларның моңлы җырлары, татар халкының шаян көйләре яңгырады. Тамашачы артистларны үз чиратында көчле алкышларга күмде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International