8 июль конне “Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен белгечләре «Нык гаилә» проектын тормышка ашыру кысаларында «Романтик" балалар сәламәтләндерү лагерында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрделәр. Чараның максаты балаларда үз гаиләсенә һәм туганнарына мәхәббәт, аларга карата хөрмәт тәрбияләү, балаларда гаилә турында, бергә яшәүче, бер-берсен кайгыртучы, бер-берсен яратучы кешеләр буларак күзаллау формалаштыру. Чара ахырында балалар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы ромашка чәчәкләреннән зур фоторамка ясадылар һәм һәркем әлеге бәйрәм истәлеге итеп фотога төште.