Һәр бала кызыклы тамашалар, театраль куелышларны ярата, әлеге чараларда үзләре дә катнашса, бу аеруча шатлыклы вакыйга, өстәвенә, җәй моның өчен иң яхшы вакыт.
Шулай итеп, Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучыларны ял көне клубының чираттагы очрашуына чакырдылар. Бу юлы белгечләр балаларны “Диңгез уеннары” дип исемләнгән спорт-күңел ачу программасында, ата-аналарны “Теләкләр картасы” дигән психокоррекцион дәрестә катнашырга тәкъдим итте.
“Ышаныч” дигән корабның палубасында балалар яшь матросларның җаваплы ролен үтәп, Грант исемле капитан һәм аның ярдәмче матрослары Плюм һәм Бум җитәкчелегендә команда ярышларында бик теләп катнаштылар. Биредә балалар корабльләрдә су астындагы рифларны урадылар, “оригами” техникасында кәгазьдән корабльләрнең флотын ясадылар, байрак билгеләре буенча биремнәр үтәргә өйрәнделәр һәм “Яблочко”дип аталган матрос биюен башкардылар.
Чара ахырында балалар корабны басып алган Фырки һәм Чики дигән пиратларны кудылар. Матросларның яшь ярдәмчеләре диңгез юлбасарларын “Сигезенче калибрлы су туплары” белән атып, бик тиз җиңеп чыктылар.
Балалар диңгез уеннары һәм маҗаралары белән мавыккан арада ата-аналар психолог Соловьева Юлия һәм Белов Антон белән аралаштылар. Әңгәмә барышында катнашучыларга үз мөмкинлекләренә карап “Теләкләр картасы” ясарга тәкъдим ителде.
Клубның барлык катнашучылары да уңай хис-кичерешләр һәм яңа белемнәр алдылар.