“Мәхәбәткә чикләр юк”

2019 елның 9 июле, сишәмбе

8 нче июльдә бөтен Рәсәйдә күләмендә халыкара гаилә бәйрәме билгеләп үтелә. Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге хезмәткәрләре,  беренче номерлы Чепья авыл  китапханәсе мөдире Зиятдинова Залия белән берлектә  тернәкләнүчеләргә “Мәхәббәткә чикләр юк” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Чарада Залия Фәләхетдин кызы катнашучыларны шушы бәйрәмнең  тарихы белән таныштырды. Шулай ук өлкәннәр гаилә көненә багышланган шигырьләр, җырлар тыңладылар, кызыклы конкурслар, ромашка уеннары тернәкләнүчеләрне җанландырып җибәрде. “Гаилә турында `hәм гаилә өчен” дип аталган китап күргәзмәсе бәйрәмгә ямь өстәде, өлкәннәргә өстәмә мәгълүмат тупларга мөмкинлек бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International