Җәй иҗат, төрле ачыш һәм проектларда катнашу өчен иң яхшы чор. Экологик белем бирү табигать дөньясына экскурсия үткәрмичә генә мөмкин түгел. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Латыш Фирдәүсә Камил кызы Арчаның «Өмет чаткысы " тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен экологик экскурсия үткәрде.
Чара кулланыла торган җиһазларны күрсәтеп, күзәтү лекциясе формасында узды. Балаларга суның, һаваның , туфракның сыйфатын һәм экологларның ничек тикшерүләрен күрсәттеләр. Экология лабораториясе белгечләре кечкенә табигать яратучыларны микроскоп белән таныштырдылар һәм төрле экспериментларда катнашу мөмкинлеге бирделәр. Балалар чират буенча буягычларны тамызып карадылар, аннары аны эретмәгә салып процессны күзәттеләр. Экскурсия чын-чынлап танып белү чарасы булды, чөнки балалар беренче тапкыр төсле пробиркалар , химик стаканнар, колбалар күрделәр.
Тернәкләндерү үзәге белгечләре сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында белемнәрен киңәйтә һәм тирәнәйтә, танып-белү активлыгын һәм кызыксынучанлыгын үстерә, табигатькә сакчыл караш һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга ихтыяҗ тәрбияли.