Саба муниципаль районының «Тургай» приютында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Ел саен 8 июльдә Россиянең мөһим бәйрәме -Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

Бу көнне балалар бу искиткеч бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре белән таныштылар,  Шошина Мария, Хаҗиев Булат, Валиуллина Алинә "Тургай"радиоузелы буенча кызыклы хикәяләре белән чыгыш ясадылар. Аннан соң  «Гаилә, мәхәббәт, тугрылык» дигән  күңел ачу чарасы булды. Ромашка кәгазъләрендә балалар үз теләкләрен яздылар һәм беркеттеләр.

"Бала теле", "Мәкальне җый", "әбием бәйгесе" конкурслары бик күңелле үтте. "Ласковые" һәм "Пушистые" командалары бер - берсенә һич тә оттырырга теләмәде һәм нәтиҗәдә дуслык җиңде. Барлык катнашучыларга да бу көн турында истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International