«Компьютерда мәгълүмат бирүче технологияләр» программасы буенча мастер-класс

2019 елның 2 августы, җомга

         Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү Үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен   «Компьютерда  мәгълүмат бирүче технологияләр» программасы буенча мастер-класс үткәрде.

         Мастер-классның максаты: социаль хезмәт алучыларны компьютер программалары  белән таныштыру, иҗади  сәләтләрен үстерү, компьютер белеме өлкәсендә белем  дәрәҗәләрен арттыру иде.

         Хезмәт буенча  инструктор социаль хезмәт алучыларны «Компьютерда  мәгълүмат бирүче технологияләр» түгәрәге  программасы белән таныштырды һәм аның тормышта ни  дәрәҗәдә кирәк икәнен азсызыклады.Ул билгеләп үткәнчә, программа социаль хезмәт алучыларда кызыксыну  уятуга һәм бармак функцияләренең эшчәнлеген арттыруга юнәлтелгән.

       Чара барышында катнашучылар төрле авырлыктагы күнегүләр башкардылар: интернет челтәреннән төрле рәсемнәр сайлап алдылар, үзләре дә Power Point программасында презентацияләр ясарга өйрәнделәр,хәтта рәсемнәр дә иҗат иттеләр.

       Социаль хезмәт алучы өлкәннәрнең чара ахырында кәефләре тагын да яхшырды, алар алган белемнәре өчен хезмәт буенча инструкторга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

       Чарада 8 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International