Бүген, 2019 елның 1 августында, Әтнә районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Ишегалды уеннары» технологиясен кулланып чара үткәрделәр. Чара «Туган ягым» ял паркында узды. Әлеге чара каникул чорында балаларның һәм яшьләрнең эчтәлекле һәм уңай ялын оештыруга, уен эшчәнлегенең төрле формаларын популярлаштыруга, балалар һәм яшьләр арасында асоциаль күренешләрне киметүгә юнәлдерелгән. Чара барышында балалар уеннарда актив катнашты. Кемдер асфальтта рәсемнәр ясады, кемдер футбол, волейбол уйнады. Бу чарада балаларның шатлыгына чикләр булмады. Технологияне алга таба куллану балалар һәм яшьләрдә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын эчтәлекле һәм позитив эш белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.