«Остадан эш курка»

2019 елның 2 августы, җомга

2019 елның 25 июлендә һөнәри юнәлеш бирү кысаларында һәм «Техник иҗат» программасы нигезендә балалар һәм эти-эниләр белән берлектә чара уткәрелде.

Тәрбияче Нуриев Рафаэль Зәки улы Шараповлар гаиләсе белән агач эшкәртү остаханәсендә практик дәрес үткәрде.

Күптән түгел приютка килгән абыйлы-энеле Шараповлар агач эшләре белән бик теләп шөгыльләнәләр, төрле агач эшләнмәләре ясарга яраталар. Дима  күп нәрсәгә өйрәнгән, гади кул кораллары белән эшләү күнекмәләрен оста итеп башкара һәм кече энәләренә агач такталардан самолет ясау ысуларын күрсәтә. Әтиләре Алексей Валерий улы балалар белән даими элемтәдә тора, еш кына приютка килеп йөри, аларның һонәрләре һәм ижатлары белән кызыксына, узе дэ бу чараларда катнаша. Балалар этиләренә үзләренең мавыгулары белэн булештеләр, эшләнмәләрен курсәттеләр, уңышлары белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International