Тукай муниципаль районы территориясендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмасына илтүне оештыру буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

2019 елның 2 августы, җомга

«Демография» милли проектының өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү, системалы ярдәм күрсәтү программасын эшләү һәм тормышка ашыру» федераль проектын Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру кысаларында,  2019 елның 2 сентябреннән муниципаль районда авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны районның медицина оешмаларына илтү башлана. Гражданнар саны 1445 кеше.

2019 елның 30 июлендә Тукай район үзәк хастаханәсендә Тукай муниципаль районы территориясендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмасына илтүне оештыру буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы узды. Киңәшмә барышында Күзкәй, Бәтке, Теләнче-Тамак, Кнәз, Круглое Поле участок амбулаторияләре базасында медицина тикшеренүләрен оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International