Балигъ булмаганнар арасында мәрхәмәтсез карашны кисәтү эше кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен “Коралсыз узыш” дип аталган темага дәрес үткәрде. Максат: балаларда уртак эшчәнлек теләген формалаштыру.
Психолог балаларга “Урын алмаштыру”, “Гадәти булмаган фигуралар”, “Сакчы”, “Чылбыр” күнегүләрен башкарырга тәкъдим итте. Алар аша катнашучылар бергәләп эш итәргә, башкалардан нәрсә дә булса алырга гына түгел, катлаулы хәлләрдә үзләренә дә ярдәм күрсәтергә өйрәнергә, шулай ук коллективта катнашучыларны бәясез кабул итәргә өйрәтүче күнегүләр булды.
“Кызыклы – файдалы” йомгаклау даирәсендә йомгак кулына эләккән һәр бала дәрес вакытында алган кичерешләре турында әйтү мөмкинлеге алды. “Чылбыр” күнегүе команда буенча иптәшләре белән уртак тел табарга ярдәм итте, ә “Гадәти булмаган фигуралар” катлаулы күнегү булып чыкты, чөнки бербөтен булып көйле һәм синхрон эш итүе бер дә җиңел эш түгел.