Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре өчен «Демография» милли проектының “Өлкән буын” проектын гамәлгә ашыру уңаеннан “Озак вакытлы карау системасы һәм кинестетика» темасына укулар үткәрелде

2019 елның 2 августы, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министырлыгының “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәк” дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә социаль хезмәткәрләр өчен «Демография» милли проектының “Өлкән буын” проектын гамәлгә ашыру уңаеннан  “Озак вакытлы карау системасы һәм кинестетика» темасына укулар үткәрелде.  Төп максат-өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар тормышын лаеклы шартларда саклап калу һәм, мөмкинлекләренә карап, аларны актив тормышка кайтару.

Укуларны өлкән яшьтәге гражданнарны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү буенча Мәскәү шәһәрендә укып кайткан тренер үткәрде. Дәрес лекция, слайдлар күрсәтү формасында узды. Алган белемнәрне ныгыту өчен практик дәресләр үткәрелде.

Уку барышында социаль хезмәткәрләр күтәргән барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар алынды. Озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот  проекты кысаларында белем алу өйрәнүчеләргә үз вазыйфаларын профессиональ башкарырга мөмкинлек бирә. Алынган белемнәр нәтиҗәсендә социаль хезмәткәрләр аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны сыйфатлы, профессиональ дәрәҗәдә караячаклар.

Социаль хезмәткәрләр авыру кешеләр сәламәтлекләрен ныгыту һәм тормыш сыйфатын яхшырту мөмкинлеге буенча теоретик гына түгел, ә практик күнекмәләр дә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International