Түбән Кама шәһәренең комплекслы музеена экскурсия оештырылды

2019 елның 2 августы, җомга

Түбән Каманың “Веста” үзәге белгечләре тарафыннан мөмкинлекләре чикле 15 бала һәм аларның ата-аналары өчен Түбән Кама шәһәренең комплекслы музеена экскурсия оештырылды.  Максаты: мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социальләштерү, туган як тарихына һәм шәһәр музейларына кызыксыну уяту.

Музей хезмәткәрләре балаларны һәм  ата-аналарны бик җылы каршы алдылар. Экскурсиядә катнашучылар Түбән Кама шәһәре урамнарының һәм проспектларының барлыкка килү тарихын белделәр, шәһәрдә нинди һәйкәлләр барлыгын һәм аларның кемгә багышланганын искә төшерделәр. Әңгәмә барышында шәһәр паркларын да игътибарсыз калдырмадылар. Балалар үзләренең яраткан урыннары, әти-әниләре белән вакытларын кайда үткәрүләре турында сөйләделәр. Экскурсия барышында балалар һәм ата-аналар беренче төзүчеләрнең көнкүрешен карадылар, шәһәрнең атказанган эшлеклеләренең исемнәрен белә алдылар. Аннан соң шәһәрне төзүче предприятиеләр залын карадылар, анда балаларны шиналар җитештерү өчен кирәкле матдәләр саны аеруча кызыксындырды.

Бу чара бик файдалы һәм мавыктыргыч узды. Кайбер балалар экскурсиядән соң үзләренең әти-әниләренә үскәч заводта эшләячәкбез дип хәбәр иттеләр. Экскурсиядән соң балалар һәм ата-аналар музей хезмәткәрләренә җылы каршы алулары һәм кызыклы сөйләүләре өчен рәхмәт сүзләре белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International