Атлар дөньядагы иң матур җан ияләренең берсе булуына бернинди дә шик юк. Аларда акыл һәм вөҗданлылык, тугрылык һәм тере энергия берләшкән. Әлеге көчле һәм нәзәкатьле хайваннар белән якыннан танышыр өчен “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәт алучылары һәм аларның әти-әниләре “Тулпар” спорт мәктәбендә экскурсиядә булдылар.
2019нчы елның 16нчы август көнендә Сосна авыл җирлегендә янгын чыгу билгеләрен ачыклау өчен автоматлаштырылган янгын белдергечләрен урнаштыру буенча эш алып барылды.
«Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина йөкле хатын-кызлар өчен “Ләкләк көтәбез” көтәбез клубы кысаларында “Бала белән очрашу” психологик тренингы” дигән темага төркемле дәрес оештырды.
Зәй районында ведомствоара социаль патронажда торучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен ел саен Карамалы аучылык хуҗалыгы территориясендә бәйрәм чарасы уздырыла.
Бәйрәм “Радость” 15 август көнне халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге башлангычы белән шәхси эшмәкәр Риф Әхмәтҗанов тарафыннан оештырылды, ул тугыз ел дәвамында әлеге чараны зурлап уздыра.
2019 нчы елның 14 нче августы көнне "Бердәм Россия көне" кысаларында Түбән Кама муниципаль районының “Веста” үзәгендә “Ныклы гаилә” мәйданчыгы оештырылды. Чара кысаларында аз керемле гаиләләр һәм социаль ярдәм һәм финанслар буенча керем дәрәҗәсе түбән булган кешеләр өчен семинар - консультация узды.
2019 елның 15 августында «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре «Чәчәкләр дөньясы»дигән чара оештырдылар һәм үткәрделәр.
Бүген "Апрель" тернәкләндерү үзәге, медик социаль экспертиза Федераль бюросы карамагында әшләүче тернәкләндерү һәм абилитация системасын үстерүне фәнни-методик һәм методологик тәэмин итү үзәге вәкилләрен һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчелегендәге зур делегацияне кабул итте.