Атлар дөньядагы иң матур җан ияләренең берсе булуына бернинди дә шик юк. Аларда акыл һәм вөҗданлылык, тугрылык һәм тере энергия берләшкән. Әлеге көчле һәм нәзәкатьле хайваннар белән якыннан танышыр өчен “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәт алучылары һәм аларның әти-әниләре “Тулпар” спорт мәктәбендә экскурсиядә булдылар.
Моннан тыш экскурсантлар мәктәп территориясендә урнашкан зоопаркта яшәүчеләр белән дә таныштылар. Мал табибы Альбина Бәхтиярова үз җәнлекләре, аларның үзенчәлекләре һәм тәртибе турында җентекләп сөйләде. Бигрәк тә пони гаҗәпләндерде, аның текә борыныннан хәтта дөяләр дә куркып калды. Балалар хайваннарны өйдән алып килгән күчтәнәчләре белән сыйладылар.
Җәнлекләр белән тыгыз аралашу балаларны бөтен тереклек дөньясына сакчыл һәм кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләргә өйрәтә. Шул рәвешле балага рухи мәдәниятнең аерылгысыз өлеше булган экологик мәдәният төшенчәсе сеңдерелә.
Барлыгы чарада 21 кеше катнашты.