2019 нчы елның 14 нче августы көнне “Бердәм Россия” көне кысаларында Түбән Кама муниципаль районында «Веста» үзәге белгечләре «Өмет» тернәкләндерү үзәге, «Альфа» мәдәният йорты, «Кура җиләге төсендәге фил» балалар-күңел ачу үзәге һәм «SMS - балалар» волонтер отряды хезмәткәрләре белән берлектә 57 инвалид балалы гаилә өчен «Кояшлы шәһәргә сәяхәт» дигән бәйрәм чарасы уздырдылар.
.jpg)
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 2019 елның 16 августында «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре мөмкинлеге чикле бала Хисмәтуллин И.Р. янында булдылар. Ильмирны өйгә килеп укыталар. Ул рәсем ясарга һәм пластилиннан фигуралар әвәләргә бик ярата. Шөгыльләр вакытында белгечләр белән бик теләп элемтәгә керә, уенга кереп китә һәм уен материалы белән актив кызыксына. Белгечләр тапшырган мәктәп кирәк-яраклары һәм күчтәнәчләр балада чын-чынлап шатлык хисләре уятты. Мондый бүләкләр белән бүлекчәдә исәптә торган 15 инвалид баланы сөендерү планлаштырыла.
Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Үзәк администрациясе “Минем хокукларым һәм мин сайлыйм” дигән темага мәгълүмати-консультация очрашу оештырды.
2019 нчы елның 15 нче августында социаль педагог Газыйева Гүзәл һәм «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Сөләйманова Айгөл «Иҗтимагый аң белән идарә итү» дип исемләнгән дәрес үткәрделәр.
Приютта тәрбияләнүчеләр тәрбияче Сибгатуллина А.М. җитәкчелегендә Африка буенча сәяхәткә киттеләр. КВН үткәрделәр, анда ике команда катнашты.
.jpg)
2019 елның 15 августыннан «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 8 сентябрендә булачак Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау турында физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга мәгълүмат бирү буенча эш башланды. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү булеге хезмәткәрләре, авыл җирлекләре вәкилләре белән берлектә сайлаучыларда булдылар. Сайлау участокларында һәм урнашу урыны буенча тавыш бирү турында мәгълүмат белән белешмәлекләр таратылды. Белгечләр районның төрле авыл җирлекләрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән 81 гражданны колачларга планлаштыралар.
2019 елның 15 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балаларга “Бәлаләрне булдырмыйк ” дигән презентация күрсәтелде.
Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында шәфкать туташы Зарифуллина Г.З. тарафыннан “Өлкән яшьтә дөрес гигиена” турында әңгәмә үткәрелде . Гөлфия Заһировна өлкән яшьнең тышкы кыяфәт һәм сәламәтлек начарлануга китерә алуы турында сөйләде. Шуңа күрә гигиена буенча киңәшләр бирде. Бу күңелсезлекләрне булдырмас өчен вакытында гигиена процедураларын үткәрү,ашау,йоклау,саф һавада йөрү кирэклеге аңлатылды. Социаль хезмәт алучылар әңгәмэдә бик теләп катнаштылар,үзләренең сорауларын бирделәр,сәламәт яшәргә кирәк икәнен аңлап таралыштылар.
2019 елның 14 августында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Татарстан Республикасы көненә багышланган өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы социаль хезмәт алучыларның куллары белән эшләнгән декоратив-гамәли эшләр күргәзмәсе узды.