2019 нчы елның 14 нче августы көнне "Бердәм Россия көне" кысаларында Түбән Кама муниципаль районының “Веста” үзәгендә “Ныклы гаилә” мәйданчыгы оештырылды. Чара кысаларында аз керемле гаиләләр һәм социаль ярдәм һәм финанслар буенча керем дәрәҗәсе түбән булган кешеләр өчен семинар - консультация узды.
Чарада "Сезнең Финанслар" проектының консультант-методистлары Руфия Садыкова һәм Аида Багавиева катнашучыларга финанс максатларын ничек дөрес итеп куярга һәм резервны ничек дөрес итеп төзергә, үзләре һәм гаиләләре өчен финанс яклавы инструментлары, пассив керем булдыру, балаларны финанс грамоталылыгына өйрәтү, шулай ук финанс чыгымнарын әзәйтү схемасын күрсәттеләр (бурычлардан ничек арынырга), тупланмаларның гади схемасы белән таныштырдылар.
Социаль тотып калулар, балаларга салым буларак тотып калынган акчалар, даруларга салым буларак тотып калынган акчалар, халыкның якланмаган катламнары өчен дәүләт ярдәме чаралары турында һәм финанс грамоталылыгын өйрәнергә мөмкин булуы турында Финанс грамоталылыгы буенча консультацион - методик үзәк җитәкчесе, мәйданчык координаторы Гүзәл Гыйбадуллин сөйләде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Түбән Кама муниципаль районындагы социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлсирин Ямалеева аз керемле гаиләләргә дәүләт социаль ярдәме чаралары турында сөйләде.
Финанс хезмәтләрен кулланучылар хокукларын яклау инструментлары һәм алдакчылыкны кисәтү турындагы мәсьәләне "Роспотребнадзор" ның Түбән Кама муниципаль районы идарәсе территориаль бүлеге белгеч-эксперты Лера Ребровская ачты.
Чара ахырында катнашучылар мәйданчык экспертларыннан шәхси консультацияләр алдылар.