Зәй районында ведомствоара социаль патронажда торучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен ел саен Карамалы аучылык хуҗалыгы территориясендә бәйрәм чарасы уздырыла.
Бәйрәм “Радость” 15 август көнне халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге башлангычы белән шәхси эшмәкәр Риф Әхмәтҗанов тарафыннан оештырылды, ул тугыз ел дәвамында әлеге чараны зурлап уздыра.
Бу юлы аучылык хуҗалыгының матур урман массивына социаль хезмәт күрсәтү кысаларында социаль хезмәтләр кабул итүче өч яшьтән алып уналты яшькә кадәрге төрле социаль категорияләрдәге гаиләләрдән: күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән, үсешендә һәм сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләр, закон белән проблемалары булган балалар килде.
Анимацион программа барышында балалар мавыктыргыч уен сәяхәтенә киттеләр. Алар спорт эстафеталарында, күңелле конкурсларда, уеннарда, викториналарда һәм бию флэшмобларында катнаштылар, квадроциклларда йөрделәр, күл буенча көймәләрдә йөзделәр, ата-аналар белән урман сукмаклары буйлап йөрделәр.
Бәйрәм ахырында тапшырылган татлы бүләкләр һәм сувенирлар балаларга аеруча ошады.
Әлеге чарада "Авторитет” транспорт компаниясе ҖЧҖ директоры Александр Басыйров барлык балаларны һәм волонтерларны татлы мамык белән сыйласа, Виктория Маслова җитәкчелегендәге “Волшебники” балалар бәйрәмнәре уздыру студиясе кызыклы социаль-анимация программа һәм сабын куыклары тамашасы әзерләгәннәр.
Тәм-томнар, сусыл карбыз һәм иганәчеләрнең истәлекле сувенирлары балаларга гаҗәеп җәйге " Игелек көне” турында искә төшерәчәк.
Мохтаҗ балаларга елмаю өчен сәбәп бүләк итү-дөньяны яктырак, ә балаларны бәхетлерәк итү дигән сүз. Елга бер тапкыр булса да, әйдәгез, алар турында да уйларга вакыт табыйк. Чит балалар булмый бит…