Лениногорск «Исток-Башлангыч " үзәгендә Татарстан Республикасы көненә багышланган иҗат эшләре күргәзмәсе»

2019 елның 16 августы, җомга

2019 елның 14 августында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Татарстан Республикасы көненә багышланган өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы социаль хезмәт алучыларның куллары белән эшләнгән декоратив-гамәли эшләр күргәзмәсе узды. Анда матур чигелгән сөлгеләр, скатер, рушниклар, төрле үлчәмдәге шаян салфеткалар, мунчала, милли күлмәк,  крючек белән бәйләнгән, нәфис рәсем белән чигелгән бизәкләр тәкъдим ителде. Хайваннар эшләнмәләре иң кызыклы булып чыкты. Катнашучылар күргәзмә мәйданчыгында үз осталыкларын күрсәттеләр.

   Сәләтлеләр күргәзмәсен «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм килүчеләре, шулай ук «ЦСП Долголетие»коммерцияле булмаган автоном оешмасы социаль хезмәтләр алучылар карады.

   Күргәзмәдә социаль эш буенча белгеч Венера Әхмәтшина килүчеләр өчен экспонатлар турында мавыктыргыч сөйләде, әлеге эшләрне башкарган осталар турында, шулай ук татар халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International