2019 елның 15 августында «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре «Чәчәкләр дөньясы»дигән чара оештырдылар һәм үткәрделәр.
Чараның максаты: социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның танып-белү активлыгын, иҗади потенциалын, коммуникатив күнекмәләрен үстерү. Чара алдыннан декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылган иде. 23 социаль хезмәт алучы үз эшләрен төрле техника һәм материаллар ярдәмендә арт-терапия кабинетында күрсәттеләр.
Әлеге чара барышында психолог Ванира Гыйльманова викторина һәм конкурслар үткәрде, чәчәкләрнең әһәмияте һәм матурлыгы турында сөйләде. Хезмәт буенча Инструктор Венера Гарифуллина «чәчәк бәйләме»дигән мастер – класс үткәрде. Гарифуллина В.З. җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар ике командага бүленеп ватманда чәчәк бәйләмнәре ясадылар.
Культорганизатор һәм социаль эш буенча белгечләр музыкаль конкурс үткәрделәр. Баян аккомпанементы астында социаль хезмәт алучылар ялгыз һәм хор белән чәчәкләр турында татар, рус җырларын башкардылар. Һәр катнашучы күтәренке кәеф алды. Әлеге чарада 65 кеше катнашты.