ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Ю.Визбор иҗаты буенча әдәби - музыкаль кичә 2019 елның 15 августында «Яр Чаллының картлар һәм инвалидлар йорты» Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә узды.

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова  хезмәт  алучылар  өчен  шәһәр көненә багышлап оригами техникасы белән  “Гөлчәчәкле шәһәр” дигән  мастер-класс үткәрде.

Балигъ булмаганнар арасында мәрхәмәтсез карашны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова “Көчләүләрсезсез балачак” программасыннан “Мин башкалар арасында” дигән төркемле дәрес уздырды.

Атна саен Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Демография» милли проекты һәм «Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту» проекты кысаларында социаль хезмәтләр алучылар өчен план буенча санитар-агарту
чаралары үткәрелә. 

Бүгенге көндә телефон аша халыкны алдау очраклары көннән – көн арта бара. Алдау корбаннарының күпчелеген өлкәннәр һәм мөмкинлеге чикле кешеләр тәшкил итә.

Алабуга районында, "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проекты кысаларында, диспансеризация узу өчен авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениесенә китерү буенча сынау сәфәрләре дәвам итә. 


14
август, 2019 ел
чәршәмбе

Башкалар белән мөнәсәбәтләрне модельләштерү буенча “Уйнап өйрәнәбез” программасы кысаларында “Веста” үзәге белгече Әлфирә Юнысова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән “Котлау һәм теләк” дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: бәйрәм көне һәм бәйрәм сүзләре турындагы күзаллауларны чагыштырырга өйрәнү, гади сөйләм теленә котлау һәм теләкләр әйтүне кертү.

Рәсемнәр ясап бизәлгән ташлар ландшафтлы дизайнны бик яхшы бизәячәк. Әлеге иҗади биремне өлкәннәр дә, балалар да җиңел үти ала. Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә «Бакчачылык” кабинетында «Таш ярдәмендә клумбаларны бизәү” дип аталган чираттагы дәресе узды.

14 август көнне “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы “Яшьлек” клубы базасында “Якты коңгыз” балалар бакчасында тәрбияләнүче 20 бала өчен “Хис-кичерешләр” дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Балалар, “Ватык телевизор”, “Тыныч почта”, “Сөйләшүче куллар”, “Ягымлы исемнәр” күнегүләре аша  эмоцияләр дөньясы белән таныштылар.

Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында  Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 балигъ булмаган бала өчен «Осовец крепостен саклау» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Осовец крепосте һәм анны саклау тарихы белән таныштыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International