ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2019 ел
чәршәмбе

21 август көнне Сарман Үзәк ял паркында «Автобус 14..30» Республика акциясе узды. Анда Сарман районы «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге «Волонтер» берләшмәсе активистлары да катнашты. Акциянең максаты: районыбыз яшьләрен җирлектә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга җәлеп итү. Моның өчен «Татарстан яшьләре» иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре иң яхшы идеяләрне тупландырып һәм муниципаль районда яшьләр ачык мисалларда яшәү шартларының өстенлекле юлларын  күрсәттеләр.

Иске Куак авыл җирлегендә күп балалы, тулы һәм тулы булмаган гаиләләрдәге балалар өчен «Лениногорск муниципаль районының  «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге " социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе социаль эш буенча белгече Лилия Корнилова «терроризм һәм экстремизмга ЮК» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде.

“Шафкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм психологы өлкән яшьтәге кешенең тәрбиягә алган гаиләдә яшәү шартларын тикшерәләр.

Баулы интернат – йортында «Оныклар язышу буенча» акциясен тормышка ашыру дәвам итә.

    “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова “Спорт сәгате” дигән темага физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

Музыка терапиясе технологиясе кысаларында 2019 елның 20 августында Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр көче белән оештырылган концерт булды. Залда тулы гармония хөкем сөрде. Чара җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Тамашачылар үзләренең дусларының талантларына гажәпләнеп һәм сокланып утырдылар. Мондый чаралар кәефне күтәрә һәм тернәкләндерүдә уңай динамика бирә, кешеләр хәтерендә шатлыклы хатирәләр калдыра.

2019 елның 15 августында Баулы муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют «Гаилә» базасында Сарман «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре катнашында берләштерелгән  консилиум утырышы булып узды. Сарман районындагы  социаль имин булмаган   ике гаилә каралды. Утырыш барышында гаиләләрнен эш нәтиҗәләре белән таныштырылды, балигъ булмаганнар белән тәрбия эшчәнлеге проблемалары күтәрелде.

 Лагерда көн зарядкадан башлана, иртәнге аштан соң, линейкада һәр отрядтан балалар рапорт бирәләр һәм яңа биремнәр алалар.

«Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яңа Чишмә муниципаль районында 65 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк кешеләрне медицина оешмаларына илтү буенча сынап карау чарасы үткәрелде.


20
август, 2019 ел
сишәмбе

Питрәчнең “Шатлык” приютында мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге 13 бала белән юлда йөрү кагыйдәләре буенча "Урамда – бүлмәдә түгел, балалар хәтерләгез!”, дигән квест-уен узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International