"Мин сөенәм, чөнки чит гаиләдә яшәмим" - дип сөйли тәрбиягә алган гаиләдә яшәүче өлкән яшьтәге Кузнецова А.И.

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

“Шафкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм психологы өлкән яшьтәге кешенең тәрбиягә алган гаиләдә яшәү шартларын тикшерәләр.

Аз хәрәкәтле яшәү рәвешен алып барса да, Алевтина Ивановна көр кунелле һәм актив.Ярдәмче  һәм  аның арасында аралашу яхшы, көлкеле шартларда бара.

“Социаль хезмәткәр булу гына түгел, ә мөмкин кадәр ярдәм итә белгән социаль кеше булу,"- Гөлфия Миргарифан кызы үзенең тормышында һәм эшендә нәкъ менә шушы девизга таяна, ул инде 2 ел өлкән кешене  карый.

"Минем тирәдә гаилә. Бу тормышта миңа барысы да җитәрлек", - дип сөйли ул тәрбиягә алган гаилә турында. Ул канәгать һәм бик аралашучан, киңәш тә бирә ала. Кирәкле тәрбия һәм ярдәм алу аңа гадәти тормыш рәвешен саклап калырга,күңел төшенкелегенә бирелмәскә, яхшыга өметне югалтмаска ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International