Сарман муниципаль районындагы « Шәфкатъ » халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә концерт «Без талантлар эзлибез»

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Музыка терапиясе технологиясе кысаларында 2019 елның 20 августында Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр көче белән оештырылган концерт булды. Залда тулы гармония хөкем сөрде. Чара җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Тамашачылар үзләренең дусларының талантларына гажәпләнеп һәм сокланып утырдылар. Мондый чаралар кәефне күтәрә һәм тернәкләндерүдә уңай динамика бирә, кешеләр хәтерендә шатлыклы хатирәләр калдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International