Саба муниципаль районында урнашкан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр алдында матур һәм мавыктыргыч концерт программасы белән Евлаштау авыл клубы хезмәткәрләре чыгыш ясады. Үзләренең шигырьләре, җырлары белән катнашучылар эби-бабайларның берсен дә битараф калдырмадылар.
Ел саен 22 август көнне Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. «Гнездышко» приютында бу Көнгә багышланган чаралар узды.
2019 елның 21 августында «Тургай» приютында фольклор декадасы кысаларында " Күңелле матрешкалар» бәйрәме узды. Әлеге чараның төп максаты - рус фольклоры әсәрләрен өйрәнүгә уңай мотивация формалаштыру, рус халык уеннары, мәзәкләре, күңел ачулары, театральләштерелгән тамаша барышында җырлар белән таныштыру.
Дәвамында августта Бөгелмә «Радуга» комплекслы Үзәгендә оештырылган сәбәпләре: хезмәткәрләренең социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә, Үзәк район хастаханәсе поликлиникасының өйгә к өлкән яшьтәге гражданнарга алучыларга социаль хезмәтләр үткәрү өчен аңлату эшләре турында тискәре нәтиҗәләре социаль хезметлер дыелмасыннан баш тарту.
12 август 2019 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында корбан гаете уңаеннан корбан мәҗлесе оештырылачак.
Түбән Кама муниципаль районында Кама Аланының туган көненә багышланган бәйрәмдә ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелде һәм булачак 26 беренче сыйныф укучыларына тантаналы рәвештә канцелярия кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды.
Саба муниципаль районында урнашкан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр алдында матур һәм мавыктыргыч концерт программасы белән Евлаштау авыл клубы хезмәткәрләре чыгыш ясады. Үзләренең шигырьләре, җырлары белән катнашучылар эби-бабайларның берсен дә битараф калдырмадылар.
2019 нчы елның 21 августында Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р. «Мәрхәмәтле гном» исеме астында пихогимнастика үткәрде.
2019 елның 21 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр “Нәрсә файдалы, нәрсә зыянлы” дигән викторина үткәрделәр.
2019 нчы елның 21 нче августында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тыныч балачак» программасы кысаларында социаль хезмәт алучылар арасында ""Минем конструктив “Минем” яки эффектив аралашу ысуллары” тренингы уздырды.