Тукай муниципаль районының «Шәфкать» үзәге психологы социаль хезмәт алучылар арасында дәрес үткәрде

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

2019 нчы елның 21 нче августында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тыныч балачак» программасы кысаларында социаль хезмәт алучылар арасында ""Минем конструктив “Минем” яки эффектив аралашу ысуллары” тренингы уздырды.

Практик шөгыль җәмгыятьтә үз-үзеңне тотуның конструктив стратегиясен формалаштыруга һәм тискәре хәлләрдә үз-үзеңне җайга салу ысуллары белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.

Чараның төп бурычлары – әйләнә - тирәдәгеләргә ышанычны ныгыту, эчке киеренкелекне бетерү, тискәре эмоцияләр китереп чыгара торган хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тотуның конструктив ысуллары белән таныштыру.

Чарада 4 балигъ булмаган бала һәм 2 ата-ана катнашты.

Практик тренинг вакытында катнашучылар  үз казанышларының белешмәлекләрен төзеделәр, "Чүл һәм куб" дигән проектив диагностика үттеләр, алар белән аралашу күнекмәләрен үстерү күнегүләре үткәрелде. Үткәрелгән тренинг нәтиҗәләре буенча балалар һәм аларның ата-аналары нәтиҗәле аралашу күнекмәләрен үзләштерделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International