“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова “Спорт сәгате” дигән темага физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның актив ялын оештыру һәм физик культураны популярлаштыру.
Чара башында физик-культура һәм спорт буенча инструктор ритмик музыка белән бергә күнегүләр үткәрде. Чара ярыш формасында үткәрелде, катнашучылар ике командага бүленде. “Сәламләү” бәйгесендә командалар үзләренә капитан сайладылар һәм спорт тематикасына исем уйлап таптылар.
“Иң җитезләр” бәйгесендә шарлар, туплар, теннис ракеткалары, кыршау һәм фитбол туплар белән төрле эстафеталар үткәрелде. “Иң акыллылар” йомгаклау конкурсында инструктор командаларга шаян табышмаклар әйтте, ә катнашучылар аларга төгәл җавап бирделәр. Мондый чаралар организмның төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттырырга ярдәм итә, шулай ук аралашуның бик яхшы чарасы булып тора.
Чарада 12 кеше катнашты.