Лагерда көн зарядкадан башлана, иртәнге аштан соң, линейкада һәр отрядтан балалар рапорт бирәләр һәм яңа биремнәр алалар.
13 нче август көнне лагерьда Алладин көне узды. Балалар мультфильм карадылар, ә кич белән сәхнәдә көн дәвамында әзерләнгән "Алладин маҗаралары"ннан сценарийлар белән чыгыш ясадылар. Безнең балаларга озын репликаларны яттан өйрәнү авыррак булды.
14 нче август көнне балалар аппликация белән шөгыльләнделәр. Команда эшен Булат Хаҗиев бик яхшы яклады.
Кич белән караоке кичәсе булды. Безнең отряд җырны бик яхшы башкарды. Җырлауда үз талантларын күрсәттеләр.