«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы ” дигән темага викторина үткәрделәр

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

2019 елның  21 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә   тәрбиячеләр “Нәрсә файдалы, нәрсә зыянлы”  дигән  викторина   үткәрделәр.

Викторинаның  максаты итеп үз сәламәтлегеңә җаваплы караш һәм зарарлы азык – төлеккә тискәре мөнәсәббәт тәрбияләү иде.

Викторина борынгы грек философы Сократның сүзләреннән башланды “Сәламәтлек - ул барысы да түгел, әмма сәламәтлектән башка бернәрсә дә кирәкми”.

Ярышлар оештырылды,  “Сөт елгалары, кисель ярлары”, “Витаминлы гаилә”, “Ботка – безнең шатлык” дигән конкурслар бик күңелле һәм кызыклы узды.

Балалар бик теләп һәм кызыксынып катнаштылар.

Викторинаны тәрбиячеләр Лев Толстойның сүзләре белән тәмамладылар: “Әгәр кешеләр бик ачыккач кына ашасалар, әгәр гади чиста һәм сәламәт ризык кына ашасалар, алар бернинди авыруларны белмәсләр иде һәм үзләренең күңелләре һәм тәннәре белән идарә итә алырлар иде”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International