Оныклар язышу буенча

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Өлкәннәрдә тормыш белән кызыксынуны арттыру, буыннар арасында тотрыклы элемтәләр урнаштыру, яшьләрне өлкәннәр тормышына җәлеп итү, Баулы интернат – йортында «Оныклар язышу буенча» акциясен тормышка ашыру дәвам итә.

Һәрберебез үзен кирәкле һәм яраткан итеп хис итә, аралашырга, үз шатлыклары һәм проблемалары белән уртаклашырга, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә киңәш бирергә тели. Безнең әби - бабаларыбыз да искәрмә түгел.

Волонтерлар безнең интернат-йортындагы социаль хезмәтләр алучылар белән хат алып баралар.  Әбиләр һәм бабайлар хатларга бик теләп ризалашалар һәм аларны бик көтәләр. 

 Менә бүген дә Алсу Зарипова волонтер Роза Фәйзрахмановадан чираттагы хат һәм баллы посылка алды. Биредә тәрбияләнүчеләргә шатлык һәм ләззәт биргән өчен зур рәхмәт.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International