Бүген, 22 нче август көнне, Нурлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россия Федерациясе флагы көненә багышланган чара узды.
Россия тарихында ак Һәм кара битләр дә бар иде, ләкин Россия Федерациясе флагы аның талантлы, хезмәт сөючән, нык һәм батыр халкы белән үзенчәлеген, уникальлеген ассызыклый. Ул 1991 елның 22 августында Мәскәүдәге Ак йорт өстендә күтәрелә.
Интернат-йортта яшәүчеләр «Россия Дәүләт флагы тарихы» дигән документаль фильм карадылар, ул флагның барлыкка килү тарихы, триколор символикасы турында сөйләде. Биредә яшәүчеләр әңгәмә кордылар, сораулар бирделәр, фикер алыштылар. Чара патриотизм һәм милли символ - Россия Федерациясе флагы өчен горурлык атмосферасында узды.