«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе.

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

              «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе.

22 август 2019 ел  Әгерҗе шәһәренең " Надежда" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  белгечләре тарафыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелде. Әлеге акциянең максаты - мәктәпкә әзерлектә һәм уку өчен  кирәк-яраклар алуда мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтү. Чара барышында аларны үзәк директоры Еремина Ольга Николаевна котлады, бүләкләр тапшырды. Ул балаларга сәламәтлек һәм белем дөньясына хәерле юл теләде. Яңа уку елының мәктәп кыңгыравы укучыларга шатлык кына алып килсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International