Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә «Мәрхәмәтле гном» исеме астында психогимнастика

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

2019 нчы елның  21 августында Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р. «Мәрхәмәтле гном» исеме астында пихогимнастика үткәрде.

Максат:  балаларга мускулларның төрле тойгыларын сынап карау мөмкинлеген бирү (алып баручының хәрәкәтләрен һәм гамәлләрен кабатлау юлы белән).

Бурычлар:

- Балаларның күзаллауларын, физик активлыгын киңәйтергә;

-  Игътибарны үстерергә, хәрәкәт эшчәнлегенең кайбер күнекмәләрен ныгытырга.

Психогимнастика-  анда катнашучылар үзләрен күрсәтәләр һәм сүзләр ярдәменнән башка аралашалар . Кул хәрәкәтләре ярдәмендә үз хисләрен һәм эмоциональ халәтләрен чагылдыралар. Психогимнастиканың максаты булып психик сәламәтлекне саклау, балаларда эмоциональ авыруларны кисәтү һәм коррекцияләү тора.

Дәрес башында тәрбияче балаларны кечкенә кешеләр - гномнар белән таныштырды: аларның тышкы кыяфәтләре нинди, кайда яшиләр, нәрсә белән шөгыльләнәләр? Аннан соң балалар тәрбияче күрсәткән төрле хәрәкәтләрне башкардылар. Шул ук вакытта балаларга мускулларның төрле тойгыларын (алып баручының хәрәкәтләрен һәм гамәлләрен кабатлау юлы белән) сынап карау мөмкинлеге бирелде. Балалар бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International