12 август 2019 ел Актаныш картлар йортында корбан гаете уңаеннан корбан мәҗлесе оештырылды. Интернат-йорт җитәкчелеге инвалидларга һәм өлкәннәргә ярдәм итүче битараф булмаган барлык кешеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерә. Дамир хәзрәт мөселман кардәшләребезне корбан бәйрәме белән тәбрик итте, Аллаһ Раббыбыз сүзе коръән аятьләре укып исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы һәм сабырлыклар теләп дога кылдылар. Интернат-йорт җитәкчесе Роза Фидарис кызы инвалидларга һәм өлкәннәргә ярдәм итүче битараф булмаган барлык кешеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерә.