Ел саен 22 август көнне Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. «Гнездышко» приютында бу Көнгә багышланган чаралар узды. Үткәрелә торган чараларның максаты - балаларда патриотик хисләр, Россия Федерациясе дәүләт флагына хөрмәт тәрбияләү. Тантаналы өлештән соң өлкән төркем балалары мастер-класска киттеләр, анда илебезнең флагы рәсемен ясадылар. Кече төркем тәрбияләнүчеләре исә аквагримга юл тоттылар, аларның йөзләренә Россия триколор рәсеме ясалды. Балалар бик канәгать калдылар, күп тәэсирләр, эмоцияләр һәм белем алдылар. Бәйрәм көне бик кызыклы үтте.