«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» Республика хәйрия акциясе

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Түбән Кама муниципаль районында Кама Аланының туган көненә багышланган бәйрәмдә ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелде һәм булачак 26 беренче сыйныф укучыларына тантаналы рәвештә канцелярия кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды.

Тиздән, 1 сентябрьдә, яңа уку елы башланачак. Мохтаҗ балаларны мәктәпкә җыюда катнашкан һәм әлеге эшкә битараф калмаучылар ярдәме белән алар белем бирү учреждениесе бусагасын «яхшы» һәм «бишле»гә укырга дигән теләк белән атлап керәчәкләр. Шулай ук акция барышында социаль ярдәм күрсәтүдә торучы 2-11 нче сыйныф укучылары өчен канцелярия җыелмалары рәвешендә хәйрия ярдәме күрсәтелде. Хәйрия ярдәме белән шәхси эшмәкәрләр, җирле үзидарә Советы депутатлары, шәһәр тибындагы поселокның предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

Булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре битараф калмаганнарга һәм хәйрия ярдәме күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International