«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Энергетик” мәдәният сараеның иҗат коллективы Татарстан Республикасы көненә багышланган “Ватаным Татарстан" дип исемләнгән концерт куйдылар.
Клоунессей Иришка белән сәламәт булырга
29 нчы август көнне “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә «Инклюзив мохит» яшьләр-волонтерлар берләшмәсе белгечләре тәрбиячеләр белән берлектә «Клоунессей Иришка белән Сәламәт булырга» дигән спорт чарасы уздырдылар. Чарада 56 инвалид бала һәм 18 ата-ана катнашты. Күңелле чара уен формасанда барды, клоунесса Иришка балалар янында кунакта булды. Ул үзенең яхшы кәефен спорт эстафеталарында катнашучы һәр кешегә дә йоктырды. Малайлар һәм кызлар тиз һәм җитезлектә ярыштылар. Һәр команда җиңәргә тырышты.
Шулай ук Марат Закиров «Кара мәче» җырын һәм Ринат Рәхмәтуллинның «Тукта янгыр» җырын башкарды, балалар музыка ишетүгә үк бии башладылар. Бәйрәм «Буги-Вуги»гомуми биюе белән тәмамланды.
Ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында даими кунаклар-үзәк волонтерлары Азат Өлфәтович һәм Марат Рөстәм улы беренче сыйныф укучысына рюкзак һәм башка балаларга яңа уку елына бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм Иришкадан килгән сюрпризлы мизгел белән тәмамланды
29 нчы август көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында тәрбияче Хузина Алисә Накиповна инициативасы буенча “Минем туган шәһәрем” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында әңгәмә үткәрделәр, ул кинематографиянең тарихын, аның барлыкка килүе һәм алга таба үсешен чагылдырган “Россия киносы көне” дип аталган презентация карау белән бергә алып барылды.
2019 елның 29 августында «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Чәчәк ат минем республикам!»
29 август 2019 ел, пәнҗешәмбе
30 августта Татарстан Республикасы халкы үз дәүләтчелеге - республика оешу көнен бәйрәм итә. Бу көнне 1990 елда Республика Югары Советы Татарстан ССР дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә.
Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да шушы көнгә багышланган чаралар узды. Интернат - йортның белгечләре "Татарстан Республикасы көне тарихы" дигән темага әңгәмә үткәрделәр. "Татарстан-минем туган ягым" дигән күңелле викторина бәйрәм мөһите тудырды. Бәйрәм җыр, биюләр белән чиратлашып алып барылды. Хезмәт терапиясе шөгылләре дә шулай ук тематик характерда булды - яшәүчеләр кәгазьдән милли флаглар ясадылар.
Татарстан Республикасы халкын чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз! Ватаныбызга иминлек, үсеш һәм байлык телибез!
“Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”нда янгын куркынычсызлыгы һәм антитеррор буенча укулар үтте
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшҗвүсмерләр өчен реабилитация үзәге “Здравушка” да янгын куркынычсызлыгы буенча эвакуация үткәрелде. Эвакуация алдыннан хезмәткәрләр өчен янгын килеп чыккан очракта куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж булып узды. Өйрәнүнең нәтиҗәләре канәгатьләнерлек дип табыпды.
“Здравушка” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә консультация узды. Консультациянең темасы - ана капиталы. Җыелган ата-аналарга соңгы елларда сертификатны куллану мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Бу-торак шартларын яхшырту, балаларга белем бирү өчен түләү, ананың тупланма пенсиясен формалаштыру, инвалид балалар өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алу. Сорауларга җаваплар бирелде, видеоролик күрсәтелде.
Консультация "Демография"милли проекты кысаларында узды.
22 август 2019ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр Актаныш район үзәгендә урнашкан Мәдәният паркына сәяхәткә барачаклар.