Бүген, 2019 елның 29 августында “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар белән «Чэчэк ат, минем Татарстан!» дигән чара үткәрделәр.
Туган көн-ул бәхетле вакыт, ул күңел ачу, шатлык, яхшы сүзләр, искиткеч бүләкләр һәм бәхетле хатирәләр бәйрәме! Ә инде бу туган көн приютта булса, бу бәйрәм өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә икелэтэ бэйрэм.
Менә елның иң күңелле һәм шатлыклы чоры - җәй тәмамланды. Балалар җәй дәвамында бераз үсеп киттеләр, җиңеллек hәм җитезлек тупладылар, яңа күп нәрсәләр белделәр.
Тиздән яңа уку елы башланачак һәм шуңа күрә Минзәлә муниципаль районының "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр музыка залында 2019 елның 29 августында «Сау бул, җәй, исәнме мәктәп! " дип исемләнгән бәйрәм чарасына җыелдылар.
"Яхшылыкка ышану өчен, аны эшли башларга кирәк»
Лев Толстой
Волонтерлык эшчәнлеге-киң даирә, шул исәптән үзара ярдәмләшү һәм үзара ярдәм итүнең традицион рәвешләрен, хезмәт күрсәтү һәм гражданлык катнашуының башка рәвешләрен дә кертеп, эшчәнлекнең киң даирәсе.
Бүген волонтерлык эшчәнлеге актуаль социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән нәтиҗәле механизм буларак карала һәм учреждениеләр тарафыннан күрсәтелә торган социаль хезмәтләр спектрын киңәйтергә мөмкинлек бирә. Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты стационар учреждениясе булып тора, анда бүгенге көндә 84 өлкән яшьтәге кеше һәм инвалид яши. Волонтерлар эшчәнлеген үстерү яшәүчеләр белән эшләүнең актуаль юнәлешләреннән берсе булды. Әлеге эшчәнлек кысаларында Саба муниципаль районы Сатыш авылы мәчете Алмаз хәзрәт һәр атнаны волонтерлык нигезендә дини тәрбия дәресләре алып бара.
28.08.2019 «Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләрне һәм социаль хезмәт алучыларны бинадан эвакуацияләү буенча күнекмә үткәрелде.
10: 15 сәгатьтә кизү тору хезмәте телефонына билгесез заттан үзәк территориясендә шартлату җайланмалары турында сигнал алынды. План нигезендә тренировканың барлык бурычлары да үтәлде. Тренировкада хезмәткәрләр -44 кеше, балалар-61 кеше, озатып йөрүче затлар -22 кеше катнашты.
30 август көнне Татарстан Республикасы халкы Республика Көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне республикабызның барлык шәһәр һәм районнарында бәйрәм чаралары үткәрелә.
Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе кысаларында “шикәр диабеты” темасына гражданнарның туганнарын укыту үткәрелде.
2019 елның 29 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә чираттагы туган көн бәйрәме булып узды.
Социаль хезмәт алучылар өчен татар ашларына багышланган чаралар циклы «Исток-Башлангыч” «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» МТЗ һәм СЗ Лениногорск муниципаль районында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре уздырды.
Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү алдыннан 28 август көнне Норлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта белгечләр тарафыннан интернат-йортта социаль хезмәт алучылар өчен «Минем яраткан Татарстаным» дигән чара уздырылган.
Өлкән яшьтәге гражданнар Татарстанның төп халкы гореф-гадәтләре, халык мәдәнияте, бәйрәмнәре һәм көнкүреше яктыртылган лекция тыңладылар.