«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Энергетик” мәдәният сараеның иҗат коллективы Татарстан Республикасы көненә багышланган “Ватаным Татарстан" дип исемләнгән концерт куйдылар.
Чараның максаты: республикага карата хөрмәт, мәхәббәт, патриотик хисләр уяту һәм социаль хезмәт алучыларның ялын оештыру өчен бәйрәм атмосферасы һәм шартлар тудыру.
Социаль хезмәт алучыларны шәһәрнең, республиканың популяр артистлары бәйрәм белән котлады. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, ТР атказанган артисты Лилия Букеева, бөтенроссия бәйгеләре лауреаты Федор Кузнецов, балыкара конкурслар лауреаты, музыкант Рөстәм Фәттахов һәм "Сердәш" республика конкурсы лауреаты, танылган җырчы Динара Мусина үзләренең иң яхшы иҗади номерлары белән чыгыш ясадылар. Баянчы Илгиз Закировның һәм курайчы Рөстәм Фәттаховның бергә башкарган яңа композицияләре тыңлаучыларны таң калдырды һәм чараның күңелле мизгеле булып, күңелләренең нечкә кылларын уятты.
Чара барышында, тамашачылар концерт программасын алып баручы Венера Камалова белән бәйрәмнең тарихын искә төшерделәр, Татарстан һәм шәһәребезнең иҗтимагый проектлары һәм изге эшләре турында белделәр.
Чара ахырында тамашачылар артистларга җылы рәхмәт сүзләрен тапшырдылар һәм күңелле очрашу истәлегенә бергә фотога төштеләр.
Чарада 43 кеше катнашты.