29 август 2019 ел, пәнҗешәмбе
30 августта Татарстан Республикасы халкы үз дәүләтчелеге - республика оешу көнен бәйрәм итә. Бу көнне 1990 елда Республика Югары Советы Татарстан ССР дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә.
Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да шушы көнгә багышланган чаралар узды. Интернат - йортның белгечләре "Татарстан Республикасы көне тарихы" дигән темага әңгәмә үткәрделәр. "Татарстан-минем туган ягым" дигән күңелле викторина бәйрәм мөһите тудырды. Бәйрәм җыр, биюләр белән чиратлашып алып барылды. Хезмәт терапиясе шөгылләре дә шулай ук тематик характерда булды - яшәүчеләр кәгазьдән милли флаглар ясадылар.
Татарстан Республикасы халкын чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз! Ватаныбызга иминлек, үсеш һәм байлык телибез!