Норлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы көне.

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

   Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү алдыннан 28 август көнне Норлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта белгечләр тарафыннан интернат-йортта социаль хезмәт алучылар өчен «Минем яраткан Татарстаным» дигән чара уздырылган.

   Өлкән яшьтәге гражданнар Татарстанның төп халкы гореф-гадәтләре, халык мәдәнияте, бәйрәмнәре һәм көнкүреше яктыртылган лекция тыңладылар. Иҗади процесс барышында социаль хезмәтләр алучылар яшьлекләре, балачаклары турында искә төшерделәр һәм сөйләделәр. Уртак эш бары тик уңай тәэсирләр генә бүләк итте.

   Шулай ук белгечләр бәйрәм хөрмәтенә тематик стенд әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International